Югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы Татарстан укучылары халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында яңа ИТ – күнекмәләр һәм компетенцияләр ала алалар. Дәресләр сентябрь аенда башланачак, әмма уку өчен гаризаны бүген үк техникум сайтында калдырырга мөмкин.
ИТ-курсларга 14 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар кабул ителә. 2020-2021 нче уку елына бушлай җыелу ике төп юнәлеш буенча үткәрелә:
Әлеге уку курслары кысаларында укучылар үз талантларын үстерү белән бергә, аларга университетка кергәндә кирәк булачак белем дә ала алачаклар.
Укырга керү өчен июль-август айларында ике керү сынавын узарга кирәк: онлайн-тест язарга һәм укытучы белән әңгәмәне уңышлы үтәргә.
IT-cube-да уку бушлай. Дәресләр сентябрь аеннан башлап тугыз ай дәвамында, атнага ике тапкыр ике академик сәгать дәвам итәчәк. Укыту форматы – көндезге.
Уку өчен гаризаны МЦК-КТИТС рәсми сайтында «IT-cube» бүлегендә бирергә мөмкин - https://mck-ktits.ru/it.cube/index.html. Тулырак мәгълүматны 8(843) 203 – 5555 (доб.) телефоны буенча алырга мөмкин. 302).