2013 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда универсаль электрон карта- УЭК алырга гариза бирергә мөмкин

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2014 елның 1 гыйнварыннан  картадан  баш тарту хакында гариза язмаган бар кешегә дә универсаль электрон карта  бирү башланачак. Быел 1 гыйнвардан УЭК  карта алырга гариза биргән кешеләргә тапшырылачак.

Әйтергә кирәк, гражданнар универсаль электрон карта алган очракта да, аны файдаланудан баш тарта ала.Тик  карта гамәлдән чыгарылырга тиеш. Киресенчә, рәсми рәвештә картадан баш тарткан  һәркем яңадан УЭК алырга хаклы.
Татарстанда “ТР Информацион технологияләр үзәге” ДУПсе “Универсаль электрон карта” ААҖнең тулы вәкаләтле оешмасы булып тора. Адресы: Петербург урамы, 52, 4 нче кат. Барлык сораулар буенча эш көннәрендә сәгать иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр 264-73-00, шулай ук 511-41-15 телефон номерлары аша шалтыратып була.

УЭК алу өчен гаризаларны Россия Саклык банкы бүлекләрендәге гаризалар кабул итү һәм карталар бирү пунктларында тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International