Республикада биш миллионнан артык санлы пропуск бирелде

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Цифрлы пропусклар системасы эшли башлаганнан бирле республика халкы чыгу өчен биш миллионнан артык SMS-код сораган.

Сервисны барлыгы 200 меңнән артык татарстанлы теркәгән. Шул ук вакытта бирелгән цифрлы үткәргечләр саны биш миллион билгедән артып киткән.

Элеккечә үк пропуск алу өчен иң кирәкле сәбәп – дачага чыгу/дачадан кайту. Һәр өченче санлы пропуск нәкъ менә аның буенча рәсмиләштерелә. Шулай итеп, 20 апрельдә генә дә республикада яшәүчеләр бу максат буенча 110 меңгә якын санлы пропуск сораган.

Моннан тыш, системада 2 500гә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән инде. Өстәмә дүрт максат буенча әлеге категория гражданнар өчен 6 000 тирәсе пропуск бирелгән.

Системада теркәлү узарга һәм цифрлы пропускны SMS-хәбәрләр җибәрү аша яки https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны сез күрсәтелгән сайтта таба аласыз.

Цифрлы үткәргечләр эше белән бәйле барлык сораулар буенча халык шулай ук контакт-үзәккә 8-800-250-90-93 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.

*20: 00 20.04.2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International