Яр Чаллы шәһәрендә LTE стандартлы дүртенче буын челтәр эшләтеп җибәрелде

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген “Скартел” (Yota сәүдә маркасы)  Чаллыда LTE стандартлы дүртенче буын челтәр эшләтеп җибәрде. Лимитсыз интернет бәясе тоташтыру тизлегенә бәйле һәм айга 300 сумнан 1200 сумга кадәр җитә. Иң зур тизлекне – 20 Мбит/с – бер тәүлеккә 100 сумга тоташтырып була. “Евросеть”, “Связной”, “Белый Ветер Цифровой”  салоннарында Yota модемнары 2900 сумга сатыла. Мобиль роутерлар 4900 сумга “Евросеть” һәм “Связной” кибетләрендә бар.

Шулай ук  тагын бер оператор -“Мегафон”- 27 декабрьдә зурлыгы буенча Татарстанның икенче шәһәрендә дүртенче буын элемтә хезмәтен ( 4G) бирә башлый.

Күнегелгән 3G-интернет  белән чагыштырганда, мобиль 4G-интернетның өстенлекләре – тапшыру тизлеге зуррак булу һәм  PINGның (клиенттан серверга һәм сервердан клиентка килү тоткарлану) икеләтә кимүе, уртача тизлекнең 10-20 Мбит/с ка җитүе. Зур тизлек “авыр” контент белән тизрәк эшләргә мөмкинлек бирә, он-лайн уеннар, яхшы сыйфатлы видео карау, шулай ук күнегелгән интернет-сервисларны файдалану мөмкинлеге  бирә. 4G-интернет модемын әлеге операторның  интернет-кибетендә алып була.

LTE челтәре Казанда быел 30 августта эшләтеп җибәрелде. Бу челтәр Казанның 80 процент территориясен каплый, һәм аның 118 база станциясе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International