“РТРС” филиалы - РТПЦ директоры Владимир Яковлев “Ел җитәкчесе” конкурсы лауреаты булды

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе” Республика иҗтимагый конкурсына йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бәйрәм чарасында ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, предприятиеләр, шул исәптән, кече һәм урта бизнес башлыклары, дини конфессия вәкилләре, фән һәм мәдәният, ММЧ учреждениеләре җитәкчеләре бар иде.

Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларны Яңа Ел белән котлады, ел нәтиҗәләренә тукталды, 2013 елга максатлар куйды, директорлар корпусының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен дә ассызыклап үтте.

Соңрак “Ел җитәкчесе” Республика иҗтимагый конкурсына9 номинация буенча йомгак ясалды.

“Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру өчен”номинациясендә Якимов Владимир Николаевич – “Россия телевидение һәм радио челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – “Татарстан Республикасы радио телевидение тапшырулары үзәге” директоры лауреат булды.

Лауреатка бүләкне Конкурс комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International