ИТ-паркның ике резиденты - «Автодория» һәм RealSpeaker Зворыкин премиясенә лаек булды

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

RealSpeaker сөйләм аудиовизуаль танып белү системасы “Иң яхшы ИТ-проект” номинациясендә 2012 ел Зворыкин премиясен алды. Икенче урын бу номинациядә “Автодория” – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын теркәү һәм юл куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә биремнәр эшкәртү системасы алды.

Зворыкин премиясе – яшь галимнәр һәм белгечләр өчен инновацияләр өлкәсендә булдырылган Милли премия. Әлеге инновацион проектлар бәйгесен ел саен “Зворыкин проекты” программасы кысаларында РФ Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы оештыра. Максаты –Программа кысаларында инновацион проектлар эзләү һәм сайлап алу.

Быел конкурста 1500 кеше катнашты. Инновацион Конвент эшендә 118 шәһәрдән 700гә якын яшь авторлар, стартап лидерлары, эшмәкәрләр катнашты. 15 финалист арасыннан 5 җиңүче сайланды, һәм аларны бүләкләү V Конвентны йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International