Бөтендөнья банкы делегациясенә ИТ-парк һәм Иннополис тәкъдир ителде

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркы мәйданчыгында Бөтендөнья банкының мәгълүмат һәм коммуникацияләр технологияләре үсеше юнәлеше башлыгы Крис Вейн (Chris Vein) җитәкчелегендәге делегация булды.

Казан ИТ-паркы дата-үзәгенә оештырылган экскурсия вакытында Крис Вейн Американың Кремний үзәне дата-үзәгендә ничек эшләгәнен сөйләде. “Россия регионында TIER III  дәрәҗәле дата-үзәк булуы яхшы тәэсир калдыра”, - диде ул.

Узган көздә Казан ИТ-паркы энергия тотрыклылыгының югары дәрәҗәсен исбатлаучы  TIER III  сертификаты алды. Мондый сертификатны Россиядә бары 5 дата-үзәк кенә алган. Дата-үзәк 5МВт гарантияләнгән энергияне бер-берсе белән бәйләнмәгән ике чыганактан ала. Моннан тыш, 40 минутлык өзлексез энергия чыганаклары һәм 20 сәгатьтән артыкка җитәрлек  ягулыгы булган дизель-генераторлар бар.

Кунакларга шулай ук ИТ-парк Бизнес-инкубаторын күрсәтеп, берничә проект белән таныштырдылар. Проект җитәкчеләре Бизнес-инкубаторга сайлап алу кварталга бер тапкыр үткәрелә, иң яхшы проектлар белән 11 айга килешү төзелә, дип аңлаттылар.

Крис Вейн бүген  шулай ук Иннополис проекты вәкилләре белән очрашты. Иннополис генераль директоры Евгений Данилов  төзелә башлаган иярчен шәһәрнең республика ИТ-секторына ничек  тәэсир итәчәге хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International