«112» бердәм номерына телефон балансында акча булмаганда, хәтта бурыч булганда да шалтыратып була

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә, ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең «ГЛОНАСС+112» бердәм системасы белән танышу максатыннан, IT-паркта булды. Очрашуда шулай ук ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРдагы Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

Әлеге система эшчәнлеге белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы система инфраструктурасы Казан һәм Яр Чаллыдагы ике call-үзәкне үз эченә ала. Аларда 60 оператор эшли, бер үк вакытта “112” номерына шылтыратулар кабул ителә, аннан соң мәгълүмат «01», «02», «03» һәм «04» хезмәтләренә тапшырыла. “112” системасын төзү буенча тәҗрибә үткәрү төбәге дип Курск өлкәсе саналса да, безнең система РФдә алдынгы санала”, - диде министр.
 

Татарстанда әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында ярдәм сорап шалтыраткан кешенең кайдалыгын ачыклый торган хезмәт тә сынала. Әлегә бу хезмәт Мегафон һәм МТС абонентларыннан килгән шалтыратулар вакытында гына кулланыла. Хәзер башка операторлар белән дә бу юнәлештә эш алып барыла. Законнарга үзгәрешләр кертү буенча берничә инициатива кертелгән.

Быел «ГЛОНАСС+112» бердәм системасын финанслауга республика бюджетыннан 30 млн. сум акча бүленгән. Киләсе елга да шул ук сумма каралган. 2009 елдан бирле әлеге системаны булдыру өчен республика бюджетыннан 120 млн. сум акча бүленгән.

Очрашу вакытында Роман Шәйхетдинов “Халык контроле” проекты кысаларында алып барыла торган эштә активрак катнашырга чакырды. Аның сүзләренчә, депутатлар үзләре сайланган сайлау округларында һәм территорияләрдә килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә активрак катнаша алыр иде.

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуга йомгак ясап, ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең «ГЛОНАСС+112» бердәм системасын югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International