Николай Никифоров ИТ-системаларның Универсиадага әзерлегенә бәя бирде

2012 елның 15 декабре, шимбә

Шимбә көн Казан ИТ-паркында Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров булды. Кунакны ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде.

Федераль министр визиты максаты – ИТ-системаларның булачак Универсиадага эзерлеген тикшерү. “ГЛОНАСС +112” үзәгендә Николай Никифоровка Универсиада объектларында оештырылган видеокүзәтү системасын күрсәттеләр. Хәзер объектларда 1200 камера урнашытырылган. Мартка аларның саны 7000 гә җитәчәк. Видеофиксация системасының уникальлеге шунда ки, ул онытылган яки махсус калдырылган әйберләрне (сумкалар, рюкзаклар, тартмалар һ.б.) танып, тиешле хезмәтләргә хәбәр итә.

Николай Никифоров шулай ук  цифрлы TETRA радиоэлемтәсе системасын карады. Бу система Универсиадага кагылышлы барлык хезмәтләрдә дә булачак. 3000 станция эшләячәк. Министрга 3 төрле шундый станция эшен күрсәттеләр, аларның берсе утка чыдамлы һәм гадәттән тыш хәлләрдә кулланыла.

Министрга шулай ук Универсиадага аккредитация узу өчен эшләнгән яңа терминал күрсәтелде. Аккредитация һәм билет сату паспорт буенча булачак. Николай Никифоров системаны шәхсән тикшерде һәм шулай итеп, 2013 ел Универсиадасына аккредитация узган беренче рәсми зат булды. Министр шулай ук объектларга керү системасын тикшерде.

Барлык системаларны тикшергәннән соң, Николай Никифоров Казанда башкарылган эшләр белән кәнәгать калганын әйтте. Шулай да, калган 200 көн эчендә барлык системаларны да өзлексез эшләтү өчен күп эшләр башкарасы бар, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International