Казанда бүген «Invest in Tatarstan 2012» исемендәге Халыкара кышкы форум эшли башлады. Бу чара – 2012 елның май аенда игълан ителгән, республика брендын дөньяда, халыкара мохитта таратуга юнәлдерелгән «Invest in Tatarstan» дигән зур PR-кампаниянең йомгаклау өлеше. Мәгълүмати партнер – Европа, Америка, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш илләренә бәян итүче халыкара бизнес-телеканалы «CNBC».
Форумда чит ил партнерларын җәлеп итәргә һәм үз эшләнмәләрен халыкара базарга чыгарырга теләгән 300дән артык Россиядән һәм башка илләрдән килгән инвестиция компанияләре һәм фондлары, Татарстан Республикасының эре һәм урта предприятиеләре вәкилләре катнаша.
Форум “Казан” тау чаңгысы комплексында уза. Төп темасы – Татарстан мөмкинлекләрен тәкъдир итү. Халыкара бизнес эшкуарларын “Алабуга” махсус икътисадый зонасы эшчәнлеге, “Иннополис” проекты белән таныштырачаклар. Бүген форум эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.