Казанда мәктәп укучылары төшке аш өчен пластик карталар ярдәмендә түли

2012 елның 14 декабре, җомга

Казанның Авиатөзелеш һәи Киров районнарыннан 100 мең укучы махсус пластик карталы булды. Казан мэриясенең “Укучы картасы” проекты кысаларында чыгарылган бу карталар мәктәптә төшке ашка түләү өчен кирәк.

Карта һәм инфомат кыска радиуслы чыбыксыз югары ешлыклы элемтә - NFC технологиясе ярдәмендә тоташа. Заказ интернет-каналлар аша “Укучы картасы” серверына килә һәм шунда карта счетыннан акча күчә. Интернет-каналны “МегаФон” компаниясе бирә.

Бүген Казанда бу компаниянең 200 дән артык икенче һәм өченче  буын база станциясе бар, ди компаниянең Татарстан филиалы директоры Максим Нечеухин. Универсиада-2013 белән партнерлык кысаларында  булдырылган элемтә югары сыйфатлы. “Безнең челтәрнең ресурслары  мәктәпләр санын арттырырга мөмкинлек бирә”, - диде Максим Нечеухин.

Бу проект Казанда 2010 елда башланып китте, ул вакыт аңа 3 мәктәп беркетелде. 2011 елда мәктәпләр саны  28 гә җитте. Хәзер “Укучы картасы” массакүләм булачак – перспективада калган 89 мәктәп системага тоташачак.

Картага акча салу өчен укучылар һәм ата-аналар мәктәпләрдә куелган махсус терминалларны  комиссиясез куллана ала.  Карта аша түләнгән төшке аш бәясе, “тере” акча белән түләгәнгә караганда, арзангарак төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International