Михаил Абызов: Татарстанда хакимиятне җәмәгатьчелек контролендә тоту механизмы реаль эшли

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Россия төбәкләрендә хакимиятне җәмәгатьчелек контролендә тоту механизмының реаль эшләве мисалы булып Татарстан тора, диде “Ачык хөкүмәт” эшчәнлеген координацияләү буенча хөкүмәт комиссиясе өчен җаваплы РФ министры Михаил Абызов кичә “Ачык дәүләт идарәсе” халыкара конференциясендә.

Аның сүзләренчә,  Татарстан һәм Ульяновски өлкәсе кебек төбәкләрдә дәүләт идарәсе ачыклыгы “мәдәниятнең бер өлешен” тәшкил итә.

“Хакимият тә, гражданнар да башкача эшләү мөмкинлеген күз алдына да китермиләр”, - диде министр.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданнар карар кабул итү процессына катнаша, чиновниклар эшен күзәтә ала, дип билгеләп узды ул.

Абызов әйтүенә караганда, монда мөһим момент - булып төбәкләрнең үзара тәҗрибә утаклашуы, шулай ук кабул ителәсе карарлар хакында федераль үзәк белән элемтәдә торуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International