Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Литва Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Ренатас Норкус ИТ-технологияләр өлкәсендә Татарстан белән Литва хезмәттәшлеге перспективалары хакында сөйләште.
Роман Шәйхетдинов кунакларга экскурсия ясады, аларны ИТ-парк инфраструктурасы, Дата-үзәк эшчәнлеге белән таныштырды, Бизнес-инкубатор үсеше планнары белән уртаклашты.
“8-9 декабрьдә Бизнес-инкубаторга резидентлар сайлау булачак. Сайлап алынган ИТ-эшмәкәрләрне кызыклы лекцияләр, мастер-класслардан тыш яңа эш алымнары да көтә. Аерым алганда, яңа модель - co-working моделе кысаларында резидентлар үз эшчәнлекләре өчен гомуми мәйданны куллана алачак”, - диде Роман Шәйхетдинов.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина кунакларга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тапшыру хакында сөйләде. Бүген республикада киң тасмалы Интернет таралышы - 64 процент, зур шәһәрләрдә 86 процент тәшкил итә. Татарстанда яшәүчеләр 138 төр дәүләт хезмәтләрен uslugi.tatar.ru порталында инфоматлар һәм мобиль кушымталар аша ала.
Ренатас Норкус Литва компанияләренең Россия белән берничә өлкәдә хезмәттәшлек итү теләге барлыгын белдерде. “Без бу хезмәттәшлекнең интернет-технологияләргә кагылышлы ягын карарга әзер”, - диде Роман Шәйхетдинов.
Ренатас Норкус җитәкчелегендәге Литва Республикасы делегациясе Казанга ике көнлек эш визиты белән килде. Делегация Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.