8-9 декабрьдә Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына утызынчы тапкыр резидентлар сайлап алу булачак. Бәйгедә катнашу өчен проектлар 1 декабрьгә кадәр Renat.Zakiev@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы директоры Динар Насыйров сүзләренә караганда, бәйге шартлары сизелерлек үзгәргән. Аерым алганда, резидентлар белән эшләүнең яңа моделе эшли башлый, акселератор принциплары һәм Бизнес-инкубаторда эшләүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Хәзер экспертлар исемлеге төзелә, аңа Россиянең төрле инвестиция һәм венчур фондлары вәкилләре керәчәк. Заявкалар Россиядән генә түгел, якын чит илләрдән дә килә.
“Хәзергә иллегә якын заявка килде, авторлары белән очрашабыз”, - диде Динар Насыйров.