Бүген мәгълүмати технологияләр үзәге коллективына яңа җитәкче - Улесов Денис Васильевич тәкъдим ителде. Элек ул Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры вазыйфасын башкарган иде.
Денис Улесов «Икътисад» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын – «Техника һәм технология», Казан федераль университетын «Юриспруденция» юнәлеше буенча тәмамлаган.
Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең яңа генераль директоры төрле елларда «ТАИФ-Телеком» ААҖ финанс директоры, «Таттелеком» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, «Синең мобиль технологияләрең» ҖЧҖ генераль директоры булып эшләгән. 2018 елда финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары һәм элемтә чараларын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Улесовка «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеме бирелде. 2019 елның ноябреннән Денис Улесов Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры вазыйфасын башкара.
Генераль директор вазыйфасында Денис Улесов мәгълүмати технологияләр Үзәген тулы цикллы ИТ –компаниягә әверелдерү, дәүләт һәм муниципаль органнар өчен мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итүнең бердәм үзәген оештыру өстендә эшләячәк. Моннан тыш, 2020 елда Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге командасы Татарстанның барлык дәүләт мәгълүмат системаларының авариясез эшләвен тәэмин итү өчен мәгълүматларны эшкәртү үзәген модернизацияләү белән шөгыльләнәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элек ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры вазыйфасын Алмаз Вәлиуллин башкарган иде. Хәзер ул Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының илебездә һәм мәгълүмат иминлеген үстерү буенча киңәшчесе вазыйфасын биләячәк.