SAP җитәкчелеге Иннополис проекты белән танышты

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында БДО SAP Labs компаниясе генераль директоры  Дмитрий Армяков һәм Россиянең SAP COIL компаниясе җитәкчесе Игорь Пакка ИТ-парк үсеше хакында технопарк директоры урынбасары Искәндәр Динисламов сөйләде. Бизнес-инкубаторда кунакларны Иннополис проекты белән аның җитәкчесе  Антон Грачев таныштырды.

Иннополис 2012 елда төзелә башлады. 1200 гектар мәйданга урнашачак  ИТ-шәһәрдә 155 мең кеше, шуларның 60 меңе ИТ-белгеч, яшәр дип көтелә. Бу проектның уникальлеге шунда ки,  ИТ-белгечләр шәһәрдә уңайлы шартларда яшәргә дә, эшләргә дә тиеш. Алар өчен торак йортлар, мәгариф һәм спорт  учреждениеләре төзеләчәк. Булачак шәһәрнең  мастер-планын Сингапурның RSP Architects Planners & Engineers компаниясе төзеде. Шәһәрдә Россиядә беренче ИТ-университет булачак, аның уку-укыту системасын Carnegie Mellon University (CMU) университеты әзерли. Бу уку йортында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар белем алачак.

“Башта профессура һәм укытучылар составының яртысын Carnegie Mellon University (CMU) университеты вәкилләре алып торачак. Университет – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Икенчесе - махсус таможня зонасы булдыру. 1 ноябрьдә Иннополис махсус иктисадый зона статусын алды. Шәһәр резидентлары өчен шактый салым ташламалары булачак”, - дип аңлатты Антон Грачев.

Белешмә өчен: SAP –предприятиенең автоматлаштырылган эчке идарә системасын –бухгалтерлык эше, сәүдә, финанслар, персонал белән идарә итү һ.б – төзүче Германия компаниясе. Программа эшләнмәләре белән беррәттән, компания шул эшләнмәләрне үз методологиясе ярдәмендә гамәлгә кертү хезмәтен тәкъдим итә.Компаниянең штаб-квартирасы Вальдорфта урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International