www.uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципалитет хезмәтләре порталында 300 меңнән артык шәхси кабинет теркәлде.
Якын арада булачак түләүләр турында актуаль мәгълүматка ихтыяҗы булган һәм кирәкле хезмәтләрне электрон рәвештә тиз генә башкарырга теләгән кешеләр өчен Порталда теркәлгән шәхси кабинет кирәк.
Порталда теркәлү өчен махсус формага телефон номерын язып, пароль язылган SMS-хәбәр көтәргә кирәк. Теркәлгәннән соң, кулланучы автомат рәвештә килеп торачак хәбәрләр сервисына языла ала. Мәсәлән, ТКХ өчен түләү, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар һәм фотолар, укучы баланың билгеләре, элемтә өчен түләүләр балансы, социаль ипотека өчен калган бурычлар хакында мәгълүмат алып торырга мөмкин.
Шәхси кабинетка шулай ук “Халык контроле” системасына алынган мөрәҗәгатьләр хакында ведомстволардан алынган җаваплар килеп тора.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Ростов өлкәсе делегациясенә электрон хезмәтләр тәкъдир ителде12.11.2012
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү, “Универсаль электрон карта” проектын һәм электрон документ әйләнеше системасын гамәлгә кертү үзенчәлекләре белән бүген ИТ-паркта Ростов өлкәсе Октябрь районы администрациясе делегациясен таныштырдылар.Делегацияне финанс-икътисад идарәсе башлыгы Людмила Овчинина җитәкли.
Кунакларны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина каршы алды. Ул кунакларга ИТ-парк инфраструктурасы, Дата-үзәк хакында Бизнес-инкубаторда эшләүче ИТ-эшмәкәрләр сөйләде, үзләренең проектларын тәкъдим итте.
Бүген Татарстанда Интернетка киң тасмалы хезмәтләр үтеп керүе 64 процент тәшкил итә. Зур шәһәрләрдә бу сан 86 процентка җитә. Шуңа күрә Татарстанда яшәүчеләр Интернет аша uslugi.tatar.ru порталы, инфоматлар, шулай ук мобиль кушымталар аша дәүләт хезмәтләре ала.
“Система 138 төр хезмәт күрсәтә, аны октябрь аенда татарстанлылар 1,7 миллион тапкыр кулланды. Гомүмән алганда, 2012 елның ун ае эчендә республикада 13 миллион электрон хезмәт күрсәтелде, бу узган ел белән чагыштырганда 48 процентка артыграк”, - дип аңлатып китте Әнисә Гайнуллина.
Ростовлыларны шулай ук Татарстанда Универсаль элеткрон карта (УЭК) кертү тәҗрибәсе кызыксындырды. УЭК – гражданнарның универсаль идентификация картасы буларак, дәүләт хезмәтләре порталында барлык хезмәтләрне дә электрон рәвештә башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
УЭК буенча Татарстан пилот регион итеп билгеләнде, тест режимында карталар ноябрь уртасында таратыла башлаячак. Быел УЭК карталарын бер мең кеше алачак: технопарк резидентлары, “АК БАРС” банк, “Сбербанк” хезмәткәрләре алачак. Массакүләм карталар алу 2013 елның 1 январенда башланыр дип көтелә.