«Куркынычсыз интернет» социаль видеороликлары регионара конкурсы

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Бу конкурста 8 дән 17 яшькә кадәр булган укучылар катнаша. Жюри карамагына шәхси яки күмәк, хәтта сыйныф тарафыннан башкарылган эшләр дә кабул ителә.

Проектның төп максаты – яшьләргә Интернет челтәрендә грамоталы, куркынычсыз һәм җаваплылык тоеп эшләү күнекмәләре бирү. Шулай ук балаларга, ата-аналарга компьютерны, персональ биремнәрне төрле яклап саклау хакында мәгълүмат бирү, интернет белән дөрес эшләмәгән очракта барлыкка килүче юридик, социаль һәм психологик  яктан барлыкка килүче тискәре нәтиҗәләр хакында сөйләү.

Конкурска алыначак форматлар: анимация – swf, видео – avi, flv, mp4, dvd, mpeg, 3gp. Видеоролик 2 минуттан артык бармаска тиеш.

2012 елның 5 -15 декабрендә бәйге нәтиҗәләре игълан ителә. Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм гаджетлар, дистанцион идарә ителүче модельләр, уеннар, кибетләрдә товар сатып алу өчен сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурсның оештыручысы - "Ростелеком" ААҖы, аның сайтында күбрәк мәгълүмат алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International