Бүген Татарстанга визиты кысаларында Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский ИТ-паркта булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
ИТ-паркта кунакларныТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
Владимир Мединский ИТ-парк төзелеше тарихы, Бизнес-инкубаторга резидентлар са йлау үзенчәлекләре һәм Дата-үзәк эше спецификасы белән танышты.
ИТ-парк презентациясендә Владимир Мединский ИТ-парк территориясендә урнашкан резидентлар эше кызыксындырды. “Барлык компанияләр дә бары интернет-технологияләр өлкәсендә генә эшлиме?”, - дип сорады ул.
“Компанияләр табышының 70 проценттан артыгы интернет-технологияләрдән килергә тиеш. Бүгенгә ИТ-паркта 76 резидент эшли”, - дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.
Бизнес-инкубаторда РФ мәдәният министрлыгы башлыгы яңа эшли башлаган ИТ-эшмәкәрләр белән танышты. Соңрак аңа электрон дәүләт хезмәтләре системасы эшен күрсәттеләр.
“Бүген Татарстанда электрон формага 138 төр хезмәт күчерелде. 2012 елның 9 аенда республикада 11,1 миллион электрон хезмәт күрсәтелде, 476 миллион сумлык 1,3 миллион түләү узды. Татарстанда яшәүче 300 меңнән артык кеше uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет ачты”, - диде Роман Шәйхетдинов.
“Технологияләр гамәлгә кертү генә җитми, аларны халык ихтыяҗына әверелдерү һәм кеше өчен файдалы итү мөһим”, - дип азсызыклады Илдар Халиков.
Очрашу ахырында РФ Мини сры дан диварында бер генә сүз язып калдырды: “Кызыгам”.
РФ Мәдәният министры Владимир Мединский республикага ике көнлек визит белән килде. Ул бүген ике тарихи-архитектура комплексы – Зөя каласын һәм Болгарны карады, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәдәни байлыкларны саклау һәм реставрацияләү халыкара үзәге экспертлары белән очрашты.