Рөстәм Миңнеханов: “Инновацияләр үсешендә комплекслы системалы эш кирәк”

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе

Россиядә инновацион бизнес үстерү өчен шартлар тудыру региональ хакимият һәм федераль үзәк өчен төп максат булырга тиеш. Бу хакта бүген “Ачык инновацияләр”  Мәскәү халыкара инновация үсеше форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Әлеге форум бүген Мәскәүдә “Экспоцентр” күргәзмә комплексында старт алды һәм 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумның максаты – халыкара коммуникацияләр мәйданчыгы оештырып, аны инновацияләр үсеше һәм яңа технологияләрне коммерциализацияләү өлкәсендә файдалану. Форумның пленар өлешендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында “Инновацион бизнес өчен региональ үзенчәлекләр” темасына дискуссиядә катнашты.

Һәр регионның үз конкуренция өстенлекләре һәм инновацияләр үстерү тәҗрибәсе бар. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә Татарстанда  алып барыла торган эш хакында сөйләде.

“Инновацияләрне активлаштыру өчен инфраструктура булырга тиеш, - диде Татарстан Президенты.- Без бу эш белән шөгыльләндек, төрле фондлар, бизнес-инкубаторлар, технопарклар, индустриаль парклар, махсус экономик зона булдырдык”.


ТР башлыгы сүзләренә караганда, башта, тәҗрибә булмаганлыктан, “сукырларча” эшләргә туры килгән, вакыт узу белән процесс тулысынча аңлашыла башлаган. “Мәсәлән, без “Идея” технопаркы төзегәннән соң, ул зур стратегик мәсьәләләр хәл итәрлек структура булачагын күрдек. Шулай итеп, без стратегик инвестор эзли башладык һәм “РОСНАНО”ны таптык. 21 ноябрьдә без уртак лаборатория-җитештерү комплексы ачарга тиеш”.


“Икенче, тагында мөһимрәк юнәлеш – мәгариф”,- дип азсызыклады Р.Миңнеханов, - Мәктәп озак вакытлар игътибарсыз калып килде, әмма хәзер без бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнә башладык. Әгәр дә бала мәктәптә ниндидер күнегүләр алмый кала икән, аны югары уку йортында биреп булмый”.

Татарстанда югары уку йортларын модернизацияләү дә актив бара. Татарстанда бер федераль һәм ике фәнни-тикшеренү университеты бар, аларда лаборатория базасын төпле модернизацияләү бара, укытучылар Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларында һәм чит илләрдә квалификация күтәрә. Беренче чиратта – без үз эшмәкәрләребезне “тартып чыгарырга” тиеш. Бу эш белән без кулдан килгәнчә шөгыльләнәбез”, - диде Президент.

“Инфраструктура төзү, мәгариф үстерү – болар барысы да инвестицияләр таләп итә, һәм, мин ышанам, мондый программалар федераль үзәктән дә финанс ярдәме алыр. Региональ бюджет кына бу эшне тарта алмый. Комплекслы, системалы эш кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International