ИТ-парк Бизнес-инкубаторының яңа резидентларын Татарстан һәм Россиянең эре компанияләре вәкилләре сайлаячак

2019 елның 15 ноябре, җомга

7-8 декабрьдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 39 проект сайлап алу узачак. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр түюәндәге сайтта кабул ителә http://kazanstartup.ru/.

Эксперт жюри составына Татарстан һәм Россиянең эре компанияләре: «Ак Барс» Банк ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, X5 Retail Group, «ICL системалы технологияләр» ҖЧҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Skyeng» онлайн-мәктәбе, «Эттон» ҖЧҖ вәкилләре керәчәк. Алар барысы да яңа карарлар белән кызыксыналар. Бизнес инкубаторга 39 сайлап алу – талантлы IT-белгечләр һәм эшкуарлар өчен экспертлардан кире элемтә алу гына түгел, ә үз проектларына партнерлар табу мөмкинлеге дә.

Проект әгәр дә идея, эшләү стадиясендә яки прототибы булса, сайлап алуны узарга мөмкин. ИТ-парк трекерлары катнашучылар продуктын эшләп бетерергә һәм беренче сатуларга чыгарга ярдәм итәчәк.

 Бизнес-инкубатор резиденты статусы тармакның әйдәп баручы экспертларыннан белем бирү чараларында катнашу, бухгалтер, юридик һәм PR, Customer Development методы буенча проект трекингын, проектны эшләтеп җибәрү өчен көчле виртуаль сервер һәм тулысынча җиһазландырылган өч эш урынын алу мөмкинлеге бирә.

Исегезгә төшерәбез, гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә (бу көнне дә кертеп) http://kazanstartup.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International