Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы аппаратына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров башка эшкә күчү сәбәпле үзенең вазыйфаларыннан азат ителде. Ул Россия Федерациясе коммуникацияләр һәм элемтә министры итеп билгеләнде.

ТР Дәүләт Советы ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфасына кандидатураны килештергәнче, Роман Шәйхетдинов ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазыйфаларын башкаручы итеп куелды.

Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков сүзләренчә, Роман Шәйхетдиновның яңа вазыйфасы дәүләт хезмәтендә үз-үзеңне күрсәтергә мөмкинлек ача. Ул   яңа җитәкчене чын профессионаллар тупланган коллектив белән бердәм эшләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International