Гыйсмәтов
Радик Расых улы
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
8 (843) 2317702
Факс:
8 (843) 2211999
E-Mail:
Radik.Gismyatov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1982 елның 7 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

2005 елда М.Н. Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия команда училищесын тәмамлый.
2016 елда Казан милли тикшеренү технология университетын (электромеханика һәм янгын куркынычсызлыгы) тәмамлый

Эш тәҗрибәсе:
2000-2005 елларда - артиллерия маршалы М.Н. Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия команда училищесы курсанты (Казан шәһәре)
2005-2006 елларда - МВО мотострелк бригадасы үзйөрешле-артиллерия дивизионының гауби үзйөрешле-артиллерия батареясы идарәсе взводы командиры (Мәскәү өлкәсе)
2006-2007 елларда - МВО мотострелк бригадасы үзйөрешле-артиллерия дивизионының гауби үзйөрешле-артиллерия батареясы командиры (Мәскәү өлкәсе)
2007-2008 елларда - «Гранд-Техникс» ҖЧҖнең 909 нчы кибете сатучы-консультанты (Казан шәһәре)
02.2008-05.2008 - «ПепсиКо Холдингс» ҖЧҖ сәүдә вәкиле (Казан шәһәре)
05.2008-09.2008 - «Биектау РҮХ» МБССОның техника буенча баш табиб урынбасары (Биектау, Биектау районы, Татарстан Республикасы)
2008-2009 елларда - Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив идарә итү бүлегенең (РСЧС көчләрен куллану һәм территориаль хезмәттәшлек) әйдәүче белгеч-эксперты (Казан шәһәре).
2009-2010 елларда - Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив идарә итү РСЧС көчләрен куллану һәм территориаль хезмәттәшлек бүлегенең өлкән офицеры.
2010-2012 елларда - «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге» дәүләт учреждениесенең мониторинг һәм фаразлау бүлеге башлыгы (Казан шәһәре)
2012-2015 елларда - «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге» Федераль казна учреждениесенең мониторинг һәм фаразлау бүлеге башлыгы (Казан шәһәре)
2015-2019 елларда - «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә үзәге» Федераль казна учреждениесе башлыгы (Казан шәһәре)
2019 елның ноябреннән - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International