Бизнес-инкубатор

2011 елның 26 апрелендә ИТ-паркта тантаналы рәвештә Бизнес-инкубатор ачылды. Ачылышта Россия Федерациясенең Масса-күләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Игорь Щеголев һәм Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Тантанада Бизнес-инкубаторның беренче биш резидентына сертификатлар тапшырыла.

Бизнес-инкубатор ИТ-паркның 3 катында урнашкан, 930 кв.метр урын ала һәм 120 эш урынынына исәпләнгән.

Бизнес-инкубаторның төп мәсьәләсе: кече ИТ-компанияләргә профессиональ мөһит булдыру һәм инфомацион технологияләр өлкәсендә яңа продуктлар тудыруда уңайлы шартлар булдыру. Бизнес-инкубатор резидентларына комплекс ярдәм күрсәтә: компанияне регистрацияләү, юридик, бухгалтерия өлкәсендә ярдәм, укыту һәм алга таба алар булдырган продукцияне, хезмәтне популярлаштыру.

Моннан тыш, Бизнес-инкубатор -  ул потенциаль инвесторларның стартаплар белән очрашу урыны. Бизнес-инкубаторда  Google һәм Microsoftның Россиядәге вәкилләре, венчур фондлар һәм шулай ук ИТ-индустрия өлкәсендәге төрле экспертлар булганнары бар.

ИТ-паркның бизнес-инкубаторында бер команданың беренче ел проект буенча туплануы аена 6 мең сумга төшә (аена 1 эш урыны 1 мең сум). Иң күбе бизнес-инкубаторда туплану вакыты 3 ел тәшкил итә.

Бинес-инкубатор ачылганнан бирле биредә 8  сайлап алу чаралары  узды. Сайлап алуга 371 гаризә бирелгән була, шуларның 50дән артык проекты резидент булып таныла.

Бизнес-инкубатор резидентларының проектлары белән тартылган инвестицияләр 82 млн.сум тәшкил итә. Алар арасында Runa Capital, Softline Venture Partners,  Сколково фонды бар.

StartPack, Alpha Smart Systems, RealSpeaker проектлары Microsoft финанслау фонды конкурсының финалистлары булып таныла. SportFort һәм AlphaSmart проектлары 60 мең доллар күләмендә грантка ия булалар.

10нан артык гариза патентка һәм теркәүгә бирелә, шул исәптән Евразия һәм Америка патент ведомстволарына кертелә. Резидентлар белән файдалы модельгә 3 патент һәм программ комплексны теркәүгә 2 таныклык алынды.

Ел ярым вакыт эчендә Бизнес-инкубаторда 50дән артык төрле чара үткәрелде: башлап китүче эшмәкәрләр өчен укыту программалары, конференцияләр, мастер-класслар, лекцияләр, семинарлар, конкурслар. Катнашучылар арасында – экспертлар, инвесторлар, тәҗрибәле эшмәкәрләр, Россия һәм чит ил ИТ-компанияләренең җитәкчеләре.

“Сколково” проектында катнашучы статусы ИТ-паркның Бизнес-инкубаторының 6 резидентында бар: Gradient Technology, Alpha Smart Systems, RealSpeaker, Startpack, Displair, Эйдос.

2012 елның апрелендә Бизнес-инкубаторның 5 резиденты “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы җиңүчеләре булып таныла. Конкурска барлыгы 1696 гариза тапшырылган була.

Бүгенге көндә Бизнес-инкубатор 100 % тулган: 48 резидент, шул исәптән 28е читтән эшләүчеләр. Резидентларның күпләре үз проектларын уңышлы башлап җибәрде.

Чаллы шәһәрендәге ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы 22 резидент туплый. Биредә ИТ-парк ачылган вакыттан бирле (2012 елның 25 августы) 3 сайлап алу чарасы узган.


Соңгы яңарту: 2020 елның 23 сентябре, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International