15 февральдә МЦК-КИТСта "Абитуриент көне" узачак

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барыгызны да 15 февральдә 14:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр Казан шәһәре, Б.Галиев ур., 3а адресы буенча узачак «Абитуриент көне»нә чакыра.​

Бу көнне КЦК – КТИТС булачак абитуриентлар өчен ишекләрен ачачак. Кабул итү кагыйдәләре белән танышу, белгечлекләр турында белү, студентлар тормышына чуму, һөнәри осталык буенча РФ җыелма командасының тренировка полигонында булу, техникум һәм тулай торак буенча мавыктыргыч экскурсия уздыру, бушлай уку программаларына язылу – боларның барысын да сез техникумга 2020 елның 15 февралендә килгәч белерсез.

Тулырак мәгълүмат +7 (843)203-55-55 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International