Tele2 Казан филиалы директоры вазифасына Константин Гагаринов билгеләнде

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Моңарчы ул Киров өлкәсендә телеком-операторның төбәк вәкиллеген җитәкләгән. Яңа вазифада Константин Гагаринов республиканың телеком-базарында мобиль оператор позициясен ныгыту, Татарстанда компания үсеше, финанс күрсәткечләре һәм абонент базасы үсеше, шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерү өчен җавап бирәчәк.

Константин Гагаринов Tele2 командасына 2013 елда Киров филиалы директоры вазифасында кушыла. Аның җитәкчелегендә төбәктә 3G һәм 4G челтәрләре эшли башлый, ваклап сату челтәрен үзгәртеп кору масштаблы проекты башлана. 

"Татарстанда телеком-базар – илдә иң динамик үсүчеләрнең берсе: көчле уенчылар, алдынгы технологияләр, бизнес алып баруның югары темпы һәм компания үсеше, челтәр үсеше һәм яңа абонентлар җәлеп итү өчен зур мөмкинлекләр бар", – дип билгеләп үтте Tele2 «Идел» макрорегионы директоры Алексей Сидоров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International