ТР Цифрлы үсеш министрлыгы командасы Татарстанда интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Цифрлы трансформация үзәге һәм Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре, шулай ук министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу барышында яклар уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен ведомстволар арасында хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә инновацион технологияләр кертү буенча хезмәттәшлек перспективаларын карадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстанда интеллектуаль транспорт системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча юл картасын эшләүче эшче төркем төзү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International