1 декабрьдән КФҮ казанлыларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе буенча кабул итәчәк

2019 елның 29 ноябре, җомга

Агымдагы елның 1 декабреннән Казан шәһәренең балалар бакчаларына исәпкә кую өчен гаризалар һәм документлар «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ (алга таба – КФҮ) тарафыннан кабул ителәчәк. Яңалык ата-аналар өчен документлар бирү процессын тагын да уңайлырак итәргә һәм процедураның вакытын кыскартырга тиеш: КФҮтә хезмәт күрсәтүгә чират 15 минуттан артмый.

«Балаларны төп гомуми белем мәктәпкәчә белем бирү программасын (балалар бакчалары) торсышка ашыручы муниципаль белем бирү оешмасына исәпкә кую һәм теркәү» муниципаль хезмәте Мәгариф идарәсе һәм Мәгариф оешмалары тарафыннан бирелә. Аны алучылар - ике айдан алып җиде яшькә кадәрге балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган Россия Федерациясе гражданнары һәм Казан шәһәре территориясендә яшәүче чит ил гражданнары.

Хезмәт күрсәтү түбәндәге административ процедураларны үз эченә ала:

- ата-аналарга консультация бирү;

- балалар бакчаларына исәпкә кую өчен гаризалар һәм документлар кабул итү;

- баланы исәпкә кую ("Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында гаризаны теркәү);

- балалар бакчасына юллама;

- балалар бакчасына кабул итү.

КФҮтә 1 декабрьдән башлап беренче ике процедура эшләнәчәк. Үзәк хезмәткәрләре ата-аналарга кирәкле документларны җыю, аларны карап тоту һәм рәсмиләштерү буенча консультация бирә һәм гариза тутырырга ярдәм итә алачак.

КФҮ аша исәпкә кую турында гына түгел, теләгән балалар бакчасын үзгәртү, баланы башка балалар бакчасына күчерү, ташламаларны раслау, махсуслаштырылган төркемнәргә җибәрү өчен сәламәтлек буенча ихтыяҗ булу һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрүдән баш тарту турында да гариза бирергә мөмкин булачак.

Яшәү урынына карамастан, Казанның теләсә кайсы КФҮенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ата-аналар (законлы вәкилләр) балалар бакчасына урнаштыру буенча учетка кую өчен гариза тутыра ала:

- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша (gosuslugi.ru);

- Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (uslugi.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International