ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2021 ел
сишәмбе

1 апрельдән республикада яшәүчеләр балаларны беренче сыйныфка Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы командасы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең республика Порталында яңа сервисны гамәлгә ашырды. Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча берничә минут эчендә бер тапкыр (ремонт) эшләрен түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Сервиска сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/gas.


19
март, 2021 ел
җомга

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика халкы хәйриячелеккә Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 10,8 млн сум акча биргән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр диярлек артык – 3,7 млн сум.


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Гыйнвар уртасыннан башлап республика халкы COVID-19дан 122нче Бердәм кайнар линия номеры һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша вакцинациягә языла ала. Бүгенге көндә контакт-үзәк операторлары вакцинациягә 5 691 гариза кабул иткән инде.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Сентябрь аеннан республика халкы суд белгеченә онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. Яңа сервис эшли башлаганнан бирле, алардан 443 кеше файдаланган инде. Кабул итүгә сылтама буенча язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/court/select.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында берьюлы ике яңа сораштыру старт алды. Халык җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяли, шулай ук уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иҗтимагый территория өчен тавыш бирә ала.


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы эшли башлады, интерфейс 2010 елдан бирле үзгәрмәде.


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу эшли башлады.


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм республика дәүләт хакимияте органнарының барлык сайтларында Яңа ел җиткәнче калган көннәрне, сәгатьләрне, минутларны һәм секундларны санаучы баннер урнаштырылган.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанлылар киләсе елга республика министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгели алалар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык сораштырулары» бүлегендә уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International