Яр Чаллыдагы «Кванториум» балалар технопаркы Digital Education цифрлы технологияләр өлкәсендә студентларның онлайн-стажировкасының яңа проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булды. Проект барышында студентлар ИТ-предприятиеләрнең һәм югары уку йортларының әйдәүче белгечләреннән лекцияләр тыңлыйлар, шулай ук реаль җитештерү кейсларын хәл итәчәкләр.
Россия Хөкүмәте Рәисенең Цифрлы үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Чернышенко Иннополиста «Киләчәк өчен кадрлар» дигән күчмә киңәшмә уздыра. Визит барышында вице-премьер республиканың төп санлы проектлары белән танышты, алар турында аңа Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.
Бүген 186 – нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемаларына багышланган Бөтенроссия «саннар дәресе» узды. Киберҗинаятьчеләргә ничек каршы торырга кирәклеге турында балаларга Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.
«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектының чаралар исемлегенә керә торган КЛИК-CDO программасы буенча цифрлы укуга җыю башланды. Беренче сайлап алу өчен гаризаны 26 мартка кадәр clickcdo.ru сайтында калдырырга мөмкин . Ел дәвамында барлыгы 5 меңнән артык кеше белем алачак.
Бер ел элек Сбербанк Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Казанда үзенең «21 нче мәктәп» түләүсез программалаштыру мәктәбенең беренче филиалын ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.
8-22 февраль көннәрендә мәктәп укучылары өчен интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемасына багышланган «Саннар дәресе» – «Цифрлы дөньяда хосусыйлык» узачак. Дәрестә балалар үзләре турында нинди мәгълүматны интернетта урнаштырмаска, мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеген беләчәкләр, шулай ук шәхси мәгълүматларны якларга өйрәнәчәкләр.
20.35 Университеты 2020 елда «Шәхси цифрлы сертификатлар» федераль проектына йомгак ясады. Белем бирү программасын 40 000 гә якын россияле актуаль ИТ-компетенцияләрне бушлай үзләштерде, аларның иң күбе – 3 517 кеше – Татарстан халкы.
Иннополис Россия Университеты базасында терәк мәгариф үзәге эшчәнлеген 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Үзәкне финанслауга 6,4 млрд. сум күләмендә федераль субсидия каралган.
Мәскәүдә Сберуниверситет мәйданчыгында республика министрлыклары һәм ведомстволарының «Цифрлы трансформация» программасы буенча CDTO (Chief Digital Transformation Officer) укулары башланды. Программаның максаты - Татарстанда цифрлаштыруны гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләрне үстерү.
Иннополис университеты һәм 20.35 Университеты «Клик» санлы икътисад командаларын һәм кризиска каршы лидерларны үстерү программасын тәмамлады. Төбәкләр арасында иң күп катнашучыларны Ростов өлкәсе һәм Татарстан, дәүләт компанияләре арасында — Россия Почтасы һәм Аэрофлот, хакимият органнары арасында — Росстат, ММИФ һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим итте.