ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль 2020 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген Россия премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда киңәшмә кысаларында ИТ-компанияләр өчен яңартылган салым режимын кертү турында игълан итте.

 


7
июль 2020 ел.
сишәмбе

DIGITALSUPERHERO - «Fintech&Security» масштаблы ИТ-марафонының икенче онлайн-хакатоны инде 1 августта ук башланачак. 7 көн дәвамында катнашучылар 700 мең сумлык приз фондына ия булу өчен, югары технологияләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. Хакатонда катнашу өчен гаризаны 27 июльгә кадәр https://dshkazan.ru/finsec рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.


30
июнь 2020 ел.
сишәмбе

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үз чыгышында комиссия әгъзаларына аның составының Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә үзгәрүе турында хәбәр итте.


29
июнь 2020 ел.
дүшәмбе

"Ростелеком" турыдан-туры эфирда төбәк журналистлары һәм блогерларының "Цифрлы киләчәккә бергә" IX конкурсына йомгак ясаячак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 15 нче июльдә 10:00 сәгатьтә була. Аңа проектның сайтында теләгән һәркем кушыла ала: www.smi.rt.ru


26
июнь 2020 ел.
җомга

Data-хакатон - СИА World AI & Data Challenge халыкара проектының икенче этабы кысаларында 4-5 июльдә узачак. Анда ИТ-һәм data-белгечләр, студентлар һәм ИТ-компанияләр вәкилләре катнаша ала.


25
июнь 2020 ел.
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының өч яңа хезмәте күп функцияле үзәкләр офисларында республика халкына билгеле булды. Аерым алганда: Татарстан Республикасында күп балалы гаиләгә таныклык (дубликат) бирү, «Хезмәт ветераны», «ТР хезмәт ветераны» таныклыгын бирү һәм ТР бюджеты хисабына социаль ярдәм күрсәтү. КФҮ функционалын киңәйтү «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Югары технологияләр өлкәсен үзенчәлекле «салым маневры» көтә – иминият взнослары ставкасының ике тапкыр кимүе һәм ИТ-компанияләр өчен табышка салым ставкасының кимүе. Россия Президенты Владимир Путин ИТ-тармакка ярдәм итүнең яңа чараларын анонслады.


19
июнь 2020 ел.
җомга

Икенче онлайн-хакатон 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга белем бирү программаларының сыйфатын бәяләүнең интеллектуаль системасын эшләргә кирәк; кириллица домен исемнәрен һәм почта адресларын дөрес кабул итәргә, тикшерергә, сакларга, эшкәртергә һәм сүрәтләргә сәләтле кушымта; VK Mini Apps платформасында бизнеска яки кулланучыга көндәлек социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк мини-кушымта; социаль челтәрләрдә бушлай ризык тапшыру турында белдерүләр эзләү чат-бот; хезмәткәрләрнең идеяләрен һәм тәкъдимнәрен урнаштыру өчен корпоратив портал.


18
июнь 2020 ел.
пәнҗешәмбе

Профессиональ фотографлар һәм Татарстан халкын республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга багышланган фотоконкурста катнашырга чакыралар. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләячәкләр.


10
июнь 2020 ел.
чәршәмбе

2019 елның июнендә Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгын (2019 елның 25 сентябренә кадәр - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын) җитәкли. Әлеге вазыйфада беренче ел эшләү дәверендә төп вакыйгалар һәм юнәлешләр буенча зур булмаган гайдны тәкъдим итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International