Югары технологияләр өлкәсендә “ИТ-парк” технопаркы

Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы – Татарстан Республикасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү өчен ике уникаль мәйданчык.

Казанда ИТ-парк 2009 елның октябрендә ачылды һәм Россия Федерациясе Элемтә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән беренче технопарк булды. 2012 елдан Яр Чаллы шәһәрендә ИТ-паркның икенче мәйданчыгы эшли.

ИТ-парк заманча техник инфраструктуралы комплекс булып тора, ул проектлау этапларында яңа эшли башлаучы яки үсеп килүче ИТ-компанияләр өчен максималь уңай шартлар тудыру, яңа югары технологияле продуктны базарга чыгару өчен булдырылган, алар дөнья стандартларына нигезләнгән чаралар, технологияләр һәм методологияләр белән тәэмин ителәчәк.

ИТ-парк бүлекчәләренә Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор, Интеллектуаль милек үзәге, Коворкинг, ИТ-академия, конференц-заллар, ИТ-кунакханә, резидент компанияләр хезмәткәрләре өчен ИТ-йорт, ИТ-эшләнмәләр үзәге, компьютер сыйныфлары, резидентлар өчен офис бүлмәләре, парковка, почта һәм банк бүлекләре керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International