ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында инвалидлык белән гражданнарны тернәкләндерү өчен техник чаралар һәм хезмәтләр алу өчен гариза бирергә мөмкин. Яңа сервис төре Россия Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Россия Хезмәт министрлыгы һәм социаль иминият фонды белән берлектә эшли башлады.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның алты аенда Татарстан КФҮ гражданнарга 3 миллионга якын хезмәт күрсәтте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк. Ул чакта күрсәтелгән хезмәтләрнең суммар саны 1 миллион 800 меңнән артып киткән.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләре федераль порталында ике яңа хезмәт эшли башлады. Хәзер портал аша тулы булмаган гаиләләрдән 8-17 яшьлек балалар өчен айлык пособие, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында учетка баскан хатын-кызлар өчен айлык пособие рәсмиләштерергә мөмкин.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Цифрлы министрлык командасы эш визиты белән республиканың Алабуга районында булды. Министр Айрат Хәйруллин, аның урынбасары Альберт Яковлев һәм «Таттелеком» ҖАҖ җитәкчесе Айрат Нуретдинов районда социаль әһәмияткә ия объектларны тиз арада интернетка тоташтыру барышын, шулай ук муниципаль районда хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү процессларының ничек оештырылуын бәяләделәр.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында су транспортында пассажирлар йөртүгә лицензия рәсмиләштерергә мөмкин. Яңа хезмәт турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучылар Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә алырга мөмкин. Яңа электрон сервис Россия Цифрлаштыру министрлыгы Росреестр белән берлектә эшли башлады.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

"Күп функцияле үзәкләр"нең республика офисларында яңа хезмәт – яшәү урыны буенча чит ил гражданнарын теркәү. Әгәр элек чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган зат КФҮ аша хакимияткә үзенең килүе турында хәбәр итә алса, хәзер ул монда гариза да бирә ала.


14
май, 2021 ел
җомга

Цифрлы министрлык командасы татарстанлыларның уңайлылыгы өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталын модернизацияләүне дәвам итә. Порталда республиканың Әлмәт районында яшәүчеләр өчен яңа хезмәтләр күрсәтелә башлады.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чара кысаларында хезмәтләрне цифрлаштыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International