ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 5-30 апрелендә Россия мәктәпләрендә Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында квант технологияләрен өйрәнүгә багышланган «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. Проектны оештыручылар - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россиянең әйдәп баручы технологик компанияләре белән партнерлыкта «Цифрлы икътисад» АНО. «Цифрлы дәрес» нең стратегик партнеры һәм эчтәлеген эшләүчесе - Россия квант үзәге белән берлектә «Росатом» дәүләт корпорациясе.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

17 мартта Казанның 183нче гимназиясендә «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль янауларны тикшерәбез» дигән темага «Цифрлы дәрес» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылган дәрес үткәрелде. Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев киберҗинаятьчеләргә ничек каршы торырга кирәклеге турында сөйләде. Дәрес өчен укыту материаллары «Лаборатория Касперского» АҖ белән берлектә эшләнгән.


10
март, 2023 ел
җомга

Мәктәп укучыларында цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлыкның база компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре» чарасы башлана.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Цифрлы дәрес» Бөтенроссия белем бирү проекты ел саен Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» АНО ярдәме белән Россиянең әйдәп баручы технологик компанияләре белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бөтенроссия проекты «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар өчен йөзләгән бушлай материал әзерләнгән. «Белем җәе» кысаларында уку интерактив һәм уен формасында булачак. Балалар мөстәкыйль рәвештә БДИга, имтиханнарга, Олимпиадаларга әзерләнә алачак. Шулай ук алар өчен мәктәп программасыннан тыш темалар да әзерләгән.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

«Ростелеком» Идел буе федераль округында белем бирү учреждениеләрен бердәм мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру буенча федераль проектны тәмамлады. Контентны фильтрлау мөмкинлеге булган тиз йөрешле интернетка Идел буеның 13 төбәгендә 9 885 уку йорты кушылды.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Форумның пленар сессиясендә Россиядә ачык код нигезендә программа белән тәэмин итүне үстерү стратегиясе проектын тәкъдим итәчәкләр.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Цифрлы министрлык командасы Татарстан укучылары өчен бу уку елында соңгы «Саннар дәресе» үткәрде. Дәрестә Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов балаларга заманча предприятиеләрдә җитештерү процесслары ничек оештырылуы һәм аларны оптимальләштерүдә цифрлы технологияләр нинди роль уйнавы турында сөйләде. Дәреснең авторы - "1С" компаниясе.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанның цифрлы командасы яңа «Локоло» цифрлы сервисын эшләтеп җибәрде, ул шәһәр халкын, бизнес һәм идарәче компанияләрне бер платформада берләштерәчәк. Кушымта белән беренче булып Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр танышачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International