Татарстан Республикасы халыкара WSIS Prizes-2017 бәйгесенең җиңүчеләре рәтендә. Бәйгенең финалы бүген Женева шәһәрендә узды. Исегезгә төшерәбез, электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр проекты WSIS Prizes-2017 бәйгесендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан тәкъдим ителде. 2016 ел нәтиҗәләре буенча электрон рәвештә 83,2 млн хезмәт күрсәтелгән.