4-11 сыйныф укучылары өчен цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык буенча ачык чара ачылды

2023 елның 10 марты, җомга

Мәктәп укучыларында цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлыкның база компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре» чарасы башлана.

Проектны оештыручылар - Россия Цифры үсеше министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АНО һәм Россиянең эре ИТ-сфера компанияләре.

Сылтама буенча проектның партнеры "Лаборатория Касперского" әзерләгән интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләре темасына белем бирү видеоматериаллары урнаштырылган. Контент мобиль куркынычсызлык, финанс куркынычсызлыгы һәм интернетта шәхси мәгълүматны саклау мәсьәләләренә багышланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International