Татарстанлылар 2023 елга төзекләндерү объектларын сайлады

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2023 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын сайлау буенча «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» дигән онлайн-сораштыру тәмамланды. Тавыш бирүдә республиканың 207 меңнән артык кешесе катнашты.

Тавыш бирү 2022 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Татарстан Республикасы халкыннан сораштырулар» сервисында һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында узды.

Онлайн-сораштыру нәтиҗәләре белән агымдагы елның июнендә park.tatar һәм dvor.tatar сайтларында танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International