Айрат Хәйруллин Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга цифрлы Татарстанны тәкъдим итте

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ЕАЭС илләре Премьер-министрлары, шул исәптән Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар. Хөкүмәт башлыкларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Евразия хөкүмәтара советы чаралары уза (29-30 апрель).

Премьер-министрларга «Казан Экспо» комплексының өстенлекләре, аның конструктив үзенчәлекләре, шулай ук күргәзмә киңлеген алга таба файдалану планнары турында сөйләделәр.

Шулай ук ЕАЭС хөкүмәтләре башлыклары махсус күргәзмәне карадылар, аның кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар. Экспозициядә республика предприятиеләре продукциясе үрнәкләре тәкъдим ителде: "Аурус" автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, шина продукциясе һ. б.

Күргәзмә кысаларында бүген Татарстанда тормышка ашырыла торган санлы проектлар турындагы презентация белән республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул кунакларга министрлык командасы тарафыннан эшләнелә торган бердәм цифрлы платформа, электрон документлар әйләнеше һәм дәүләт хезмәтләренең региональ порталы, Татарстан белгечләренең Җирне дистанцион зондлау өлкәсендәге инновацион эшләнмәләре, республика ИТ-компанияләренә ярдәм итү һәм Татарстанда эшли торган цифрлы платформалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International