Рөстәм Миңнеханов дистанцион укыту системасын сынап карады

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында республиканың белем бирү учреждениеләрендә дистанцион укытуны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 78 нче лицей укучыларына биология дәресенә кушылды. Укучылар Татарстан Республикасы Президентына белем алуның яңа форматына ничек җайлашулары турында сөйләделәр һәм барлык дәресләрне бер платформада үткәрү мөмкинлеген карауны сорадылар. Хәзер укытучылар берьюлы берничә вариант кулланалар: "Учи.ру", "Россия электрон мәктәбе", "виртуаль факультативлар". Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы бу проблеманы хәл итү буенча эш алып бара инде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләү буенча онлайн-лекциядә булды. Укытучы ТР Президентына интернет-элемтә сыйфатына игътибар итәргә кушты. Рөстәм Миңнеханов элемтә операторларының проблема турында белүләрен һәм системаларны көйләүләрен ышандырды.

«Без хәзер уза торган юл Татарстанда онлайн-белем бирүнең тулы кыйммәтле һәм сыйфатлы системасын формалаштыру өчен нигез сала. Әлегә барысы да шома түгел, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә уку процессында катнашучыларның барысына да зур өстенлекләр һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип аңлатты республика җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International