Татарстанда чыгу өчен миллионнан артык SMS-код бирелгән

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Цифрлы пропусклар системасын эшләтеп җибәргәннән соң бер атна эчендә сервиста республиканың 568 меңнән артык кешесе теркәлгән.

Шул ук вакытта бирелгән цифрлы үткәргечләр саны бер миллионнан артып киткән. Шулай итеп, бүгенге көндә 1 160 480 код-йорттан чыгу өчен рөхсәт язуы бирелгән. Система тарафыннан барлыгы 4 млн.артык SMS-хәбәр кабул ителгән.

Татарстанлылар арасында элеккечә иң популяр сорау булып, өйдән чыгу өчен 6-нчы максат - дачага бару/дачадан кайту кала. Моннан тыш, һәр дүртенче кеше эшкә яраксыз туганнарга кирәкле азык-төлек һәм дарулар китерү өчен цифрлы пропуск рәсмиләштерә.

Республикада цифрлы пропусклар алу мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен контакт-үзәк эшләвен дәвам итә. Бердәм кайнар линия номеры: 8-800-250-90-33. Шулай ук тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга була: https://covid19.tatarstan.ru/.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче апрельдә Татарстанда гомуми изоляция чорында республика халкына үз йортларын ташлап китәргә мөмкинлек бирүче система эшли башлады. Проектны эшләтеп җибәрү өстендә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы командасы "Ак Барс Банк" Цифрлы трансформация үзәге белгечләре белән берлектә эшләде.

* 12: 00 07.04.2020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International