Цифрлы үткәргечләрнең мәгълүматлар базасы үз-үзеңне изоляцияләү тәмамланганнан соң бетереләчәк

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Республика халкыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны рәсмиләштерүнең куркынычсызлыгы мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

Татарстанлыларның өйләреннән чыгу өчен махсус кодлар алу өчен күрсәтелгән барлык шәхси мәгълүматлары ышанычлы якланган.

IT-белгечләр тарафыннан эшләнгән SMS-мәгълүмат системасы узган ел Ак Барс банк тарафыннан төзелгән һәм «Персональ мәгълүматлар турында» Федераль закон таләпләре буенча аттестацияләнгән ABCloud хосусый болытында җәелдерелгән.

Республика эчендә Татарстан халкының шәхси мәгълүматлары белән эшләү өчен куркынычсыз болытлы инфраструктура булуы цифрлы үткәргечне гамәлгә ашыру вариантын сайлаганда төп фактор булды.

Республикада гомуми изоляция режимы тәмамланганнан соң, татарстанлыларның шәхси мәгълүматлары булган база бетереләчәк. Сезнең шәхси мәгълүматлар да юкка чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International