Татарстанда "Цифрлы гигиена" проектын эшләүгә керештеләр

2020 елның 20 марты, җомга

Республикада яшүсмерләрнең тискәре интернет-күренешләргә тотрыклылыгын арттыруга юнәлдерелгән «Цифрлы гигиена» яңа программасын булдыру өстендә эш башланды. Проектны гамәлгә ашыру өстендә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы экспертлары башка ведомстволар белгечләре белән бергә эшләячәк.

Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлыгында санлы трансформация командасы кергән эшче төркем киңәшмәсе узды.
Хәзерге яшьләр - өлкән буын мәгълүмати технологияләр үсешенә параллель рәвештә бара торган беренче санлы буын. Күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре шуны раслый: 13тән 24 яшькәчә кешеләрнең күпчелеге (98%) көн саен интернеттан файдалана, шул ук вакытта алар социаль челтәрләргә 5 сәгатьтән артык вакытларын сарыф итә.
Шул ук вакытта, психологлар инде күптән раслаганча, онлайн-дөньяга мондый җәлеп итү яшүсмерләрнең физик һәм психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда үсеп килүче буында цифрлы иммунитет формалаштыруга юнәлдерелгән «Цифрлы гигиена» яңа проекты эшләнәчәк. Программаны әзерләүдә мәшгуль экспертлар сүзләренә караганда, проектның төп максаты – яшүсмерләрне интернет-агрессия, челтәрле булинг һәм онлайн-мошенниклык күренешләреннән саклау.

Кайбер чаралар – интерактив дәресләр, ачык дискуссия мәйданчыклары, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре оештырылыр дип көтелә.

Моңа кадәр бу хакта Яшьләр министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International