Министр урынбасары Альберт Яковлев элемтә тармагы ветераны Аделаида Егорованы юбилее белән котлады

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев тармак ветераны Егорова Аделаида Ивановнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады.​

Очрашу барышында Аделаида Ивановна үз тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты һәм министрлык җитәкчелегенә игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Саубуллашканда Альберт Яковлев аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.

Аделаида Ивановна Егорова 1951-1980 елларда элемтә тармагында эшли. Ул Казан элемтә электртехникумында, халыкара телефон станциясендә эшләде. Хезмәт эшчәнлеген ТАССР производство-техник идарәсенең шәһәрара телефон-телеграф элемтәсе хезмәтенең өлкән инженеры вазыйфасында тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International