ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Ак Барс Иминиятләштерү" компаниясеннән хезмәтләр тәкъдим ителде

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Иминиятләштерү» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Әлеге сервис ярдәмендә порталдан файдаланучылар иминият хезмәтләрен «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясе офисыннан башка да уңайлы вакытта ала алалар.

Яңа бүлектә республика халкы чит илгә чыгучыларны иминиятләштерү, бәхетсезлек очракларыннан тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү, фатирны иминиятләштерү, шулай ук мәчеләр һәм этләрне иминиятләштерү хезмәтләрен рәсмиләштерә ала. Тулырак мәгълүмат: uslugi.tatarstan.ru

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 272 электрон сервис һәм хезмәт күрсәтелгән, 2,4 млн.нан артык шәхси кабинет теркәлгән. Иң популяр сервислар булып Электрон көндәлек (көнгә 100 мең тапкырдан артык) һәм табибка язылу (аена 1.5 миллионнан башлап) кала. Электрон түләүләр санының артуы күзәтелә. Гражданнар ТКХ, балалар бакчасы, мәктәп туклану, электр энергиясе, газ хезмәтләре өчен, шулай ук социаль ипотека буенча взнослар түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International