2020 елның гыйнварыннан Татарстанда төзелешкә рөхсәтне электрон рәвештә алырга мөмкин. Шулай ук аны бирү вакыты 7 урынына 5 эш көненә кадәр кыскартылды. Әлеге хезмәт ТР Финанслар министрлыгы командасы ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тормышка ашырылган.
Элегрәк төзелешкә рөхсәтне КФҮ офисларында яки Татарстан Муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетында алырга мөмкин иде. Хәзер бу хезмәт ТР Дәүләт хезмәтләре порталында физик һәм юридик затлар өчен электрон рәвештә күрсәтелә. 5 эш көне дәвамында гариза ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы яки Башкарма комитет белгечләре тарафыннан каралачак.
Моннан тыш, хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар өчен түбәндәге функцияләр дә ачык булачак:
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төзелеш объектларының тормыш циклы үсешенә һәм мониторингына ярдәм итү өчен мәгълүмати ресурс булдыру буенча Юл картасы имзаланды. Проект «Главгосэкспертиза России» ФАУ һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә ТР цифрлы трансформация үзәге тарафыннан эшләнәчәк һәм тормышка ашырылачак.