Татарстан Республикасында яшәүче кеше ИКТ өлкәсендә Huawei Honor Cup 2019 Евразия ярышлары финалында призлы урын алды

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә Huawei Honor Cup 2019 мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә Евразия ярышлары финалы узды. Татарстан Республикасыннан дүрт яшь белгеч катнашты: Казан автотранспорт техникумы студенты Фаяз Минһаҗев, Казан Федераль университетының Алабуга институты студенты Вадим Рәхмәтуллин, Казан (Идел буе) Федераль университеты студенты Анна Новикова, Казан Федераль университеты студенты Владислав Еремеев.​

ICT Observer номинациясендә өченче урынны Казан автотранспорт техникумы студенты Фаяз Минһаҗев алды. Мәктәптә информатика укытучысы булып эшләүче әтисе ярдәмендә балачагында ук мәгълүмати технологияләр белән мавыга башлаган егет. Хәзер Фаяз «программист» белгечлеге буенча укый һәм ИКТ өлкәсендә белемнәрне иң югары дәрәҗәдә үзләштерү максатын куя. Җиңүче катнашу турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаша: «Мин даими үсештә ихтыяҗ кичерәм, минем өчен бер урында тормавымны аңлау мөһим һәм ICT Observer номинациясендә җиңү яулап, мин моңа инандым! Шулай ук җиңү минем өчен бик күп яңа мөмкинлекләр ачты. Һичшиксез, Huawei әлеге искиткеч ярышларны тагын бер тапкыр уздырачак, аларда катнашучылар елдан-ел арта бара. Һәм мин ярышларда катнашучыларга үз максатыма барырга, тукталмаска һәм шул чакта гына теләгән нәтиҗәгә килергә кирәк дип киңәш итәсем килә."

Huawei Honor Cup – бу халыкара масштабтагы вакыйга һәм яшь кешеләр өчен үзләрен күрсәтергә уникаль мөмкинлек. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Мамонов Михаил Викторович болай дип билгеләп үтте: «Бу масштаблы чарага инде икенче тапкыр киләм. Без Huawei белән бергә эшлибез – иң мөһим факторларның берсе - цифрлы икътисад. Һәм мин катнашучыларның елдан-ел артуына бик шат. IT өлкә тар юнәлешле булудан туктады, бу инде ниндидер фәлсәфә. Һәм миңа шундый яшь һәм талантлы кешеләр арасында булу бик күңелле!.

Чараның рәсми өлешен Евразиядә Huawei генераль директоры Эйден У ачты: «15 000 кеше, 1000гә якын университет һәм колледжлар – бу саннар инновацияләр һәм технологияләр үсеше башында яшьләр торуын раслый. Huawei компаниясе белем бирүнең һәм тикшеренүләрдә һәм инновацияләрдә катнашучы яшь белгечләрнең мөһим ролен ассызыклый. Шуңа күрә безнең максат - фәнни-техник өлкәне үстерү өчен технологик үсешнең локаль һәм глобаль юлларын берләштерү".

Huawei Honor Cup 2019 финалында катнашучылар Huawei экспертларыннан лекцияләр карадылар. Huawei Enterprise бизнесын үстерү директоры Денис Сереченко акыллы шәһәр һәм Smart Community концепциясе турында презентация белән чыгыш ясады. Шулай ук катнашучылар Huawei компаниясенең Россиядәге эшчәнлеге турында Huawei компаниясенең персонал белән идарә итү департаменты директоры урынбасары Александр Исаевны презентацияләгәндә белделәр. 


Финал кысаларында «Цифрлы иртә: кояш астында үз урынын ничек алырга» дигән панель дискуссия узды, анда тармакның әйдәүче экспертлары киләчәк һөнәрләре өлкәсендә үз фаразлары белән уртаклаштылар.

Huawei Honor Cup 2015 елдан бирле үткәрелә һәм ИКТ өлкәсендә яшь белгечләргә, шулай ук техник белгечлекләрдә белем алучы студентларга һөнәри күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә. Быел финалда 850 кеше катнашты, шул исәптән сайлап алу этапларында 80 җиңүче.  Студентлар һәм яшь белгечләр түбәндәге номинацияләрдә ярыштылар:

● 5G (Яңа буын мобиль элемтә технологияләре һәм стандартлары),

● IT - (Мәгълүмат эшкәртү компонентлары),

● IP (IP челтәрләренең протоколлары һәм технологияләре),

● AI (Ясалма интеллект модельләре һәм методлары)

● ICT Observer - булачак һәм яшь журналистлар өчен яңа махсус номинация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International