ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ТР Юстиция министрлыгы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән эшлекле киңәшмә үткәрде.​

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре һәм министрлыклар хезмәткәрләре катнашты.

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен ведомстволар арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында ТР хокук мәгълүматының рәсми порталын модернизацияләү, җәмәгать судьяларын СМЭВКА тоташтыру юл картасын булдыру, ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару өчен норматив-хокукый мәгълүмат проектларының электрон документ әйләнешен булдыру, шулай ук Татарстанда Юстиция өлкәсен цифрлаштыруның гомуми стратегиясен билгеләү тәкъдимнәре кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International