Татарстанда социаль учреждениеләрне Интернет челтәренә тоташтыруның беренче этабы тәмамланды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле объектларны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында Интернет челтәренә тоташтыру турында видеоконференция режимында брифинг узды.​

Брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр иткәнчә, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларына, шәһәр һәм авыл мәктәпләренә, Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына тиз арада интернетка тоташтыру планлаштырыла.

«Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов билгеләп үткәнчә, якындагы өч елда Татарстанда әлеге проект кысаларында 1,9 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объект Интернет челтәренә тоташтырылачак.

Аның сүзләренә караганда, бу объектлар арасында 721 белем бирү учреждениесе, 605 фельдшер-акушерлык пункты, 415 дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, 87 Росгвардия объекты, 82 гадәттән тыш хәлләр министрлыгы объекты, шулай ук 3 территориаль сайлау комиссиясе бар.

Бүгенге көндә Татарстанда социаль учреждениеләрне тоташтыруның беренче этабы тәмамланды, аның барышында Интернет республиканың 566 социаль объектында барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International