Татарстан Республикасы студентлары «IT-Планета 2018/19» мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә XII Халыкара олимпиадада җиңделәр

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы студентлары ИТ өлкәсендә Россиядә иң масштаблы ярышларның берсе булган «IT-Планета 2018/19» XII Халыкара олимпиадасында җиңү яулады. Чара 2019 елның 4-7 октябрендә Мәскәүдә «МИСиС» милли тикшеренү технология университеты базасында узды.

Татарстан Республикасыннан җиңүчеләр булдылар:

  • Пантелеев Кирилл Евгеньевич, Яр Чаллының «Казан (Идел буе) федераль университеты» Инженер-икътисад көллияте студенты – «Веб-дизайн» конкурсында 2 урын;
  • Солтанова Айгөл Илдус кызы, компетенцияләр төбәкара үзәге студенты - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы – «Программалаштыру 1C: предприятие 8» конкурсында 2 урын яулады.

«IT-Планета 2018/19» олимпиадасы Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, Президент грантлары Фонды тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерү өчен уздырылды. Конкурсны оештыручылар һәм ярышларның иганәчеләре - ИТ базарының Россия һәм халыкара лидерлары - 1С, Huawei, Oracle һәм ГНУ/Линуксцентр. Чара «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО ярдәме белән «Яшь профессионаллар» юнәлешендә узды.

Ярышларның финал этабында 2018/19 уку елы дәвамында узган сайлап алу сынаулары барышында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 300дән артык студент һәм дипломлы яшь белгеч катнашты. Финалистлар Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан һәм Украина колледжлары һәм югары уку йортлары тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International