Казанда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясадылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда «Мәктәп экопатруле» бишенче республика конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов катнашты.

«Безнең өчен безнең министрлык проектларының берсе - «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы республиканың әйләнә-тирә мохитен сакларга ярдәм итүе бик мөһим», - дип ассызыклады үз чыгышында ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсметов. Ул шулай ук конкурста катнашучыларның башка мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә барлык өлкәннәр өчен дә җаваплы һәм аңлы мөнәсәбәтнең яхшы үрнәге булуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы 2014 елның 1 сентябреннән үткәрелә. Балалар «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләрендә үзләренең экологик казанышларын тәкъдим итәләр. Мобиль кушымта ярдәмендә мәктәп укучылары фото һәм видеога законсыз чүплекләр һәм агынты суларны агызу фактларын теркиләр.  Быел конкурс кысаларында мәктәп укучыларыннан 8000нән артык фото һәм видео-хәбәр алынды. Конкурс вакытында 32,8 меңнән артык гариза бирелгән. Анда 2,5 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты, 14, 7 меңнән артык чүплек юк ителде.

Быел Казан, Минзәлә, Әлмәт, Кама Тамагы, Спас, Түбән Кама, Азнакай районнары укучылары аеруча активлык күрсәткән. 100 дән артык җиңүче истәлекле кубоклар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

«Мәктәп экопатруле» конкурсы җиңүчеләре:

  • «Иң актив укучы» номинациясендә (Шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар: Орлова Софья, Сәлахетдинов Ринат, Борһанов Ранэль.
  • «Иң актив укучы» номинациясендә (Шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 сыйныфлар: Әшрапов Таһир, Галиева Алия, Фролов Даниил, Шәйдуллина Камилә, Борһанова Эльвина, Лагуткина Влада.
  • «Иң актив укучы» номинациясендә (Шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 сыйныфлар: Сәләхетдинов Рөстәм, Галиева Динә, Хубеева Камилә, Нигъмәтуллин Эмиль, Гибатуллин Тимур, Шәяхмәтова Зәринә.
  • «Иң актив укучы» номинациясендә (Авыл гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар: Ханнанова Азалия, Крохин Макар, Турсен Евгений, Хәбирова Лиана, Хәсәнова Диләрә, Гайнетдинов Хәйдәр.
  • «Иң актив укучы» номинациясендә (Авыл гомуми белем бирү оешмалары) 5-8 сыйныфлар: Ашмарин Кирилл, Кузьмин Даниил, Юнысова Камилла, Хәбирова Сабина, Крохина София, Шеховцов Никита.
  • «Иң актив укучы» номинациясендә (Авыл гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 сыйныфлар: Семенов Дмитрий, Неклюдов Никита, Марянина Валерия, Мошков Илья Михайлович, Лаврентьева Валентина, Хәсәнова Камилә.
  • «Иң актив мәктәп» номинациясендә Әлмәт шәһәренең «13 нче урта гомуми белем мәктәбе» җиңүче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International